Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2019, 14:38

Казан Кремлендә беренче тапкыр милли костюм фестивале узачак

Чара WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында оештырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Милли костюм фестивале беренче тапкыр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узачак. 27-нче августта кунакларны артистларның матур чыгышлары, милли киемнәр, этно-маркет, калфаклар ясау буенча мастер-класс һәм татар сәүдәгәре яки шәһәр чибәре образында фотога төшү почмагы көтә. Чара 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласында узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында узачак.

Төп сәхнәдә модельләр төрле кием студиясе осталары һәм тегүчеләр тарафыннан ясалган костюмнарны һәм баш киемнәрен тәкъдим итәчәкләр. Татарстан халыкларының костюмнары Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәхнә образларында да тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең төп сәхнәсендә алар Карелиянең «Кантеле» милли җыр һәм бию ансамбле белән уртак программа тәкъдим итәчәк. Концерт программасына шулай ук Халыклар дуслыгы йорты, «Сәйдәш» мәдәни үзәге һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае коллективларының чыгышлары да керәчәк. Алар татар, рус, украин, белорус биюләрен һәм Идел буе халыкларының биюләрен тәкъдим итәчәк.

Фестиваль этно-маркетында декоратив-гамәли сәнгать белән танышырга мөмкин булачак. Дизайнерлар, тегүчеләр һәм осталар бирегә милли бизәнү әйберләре, аяк киеме һәм кием-салым, чигелгән сөлгеләр, күн мозаикасы техникасында эшләнгән сумкалар, сәйләннәр белән чигелгән түбәтәй һәм калфаклар алып киләчәк.

Мастер-класслар зонасында кунаклар үзләре дә татар хатын-кызларының баш киеме булган калфакны ясарга тырышачаклар. Биредә үк өстәл уеннары да уйнарга мөмкин булачак.

Көн дәвамында шулай ук фотозона да эшләячәк, анда барлык теләүчеләрнең, милли костюмнар киеп, ХХ гасыр башындагы татар сәүдәгәре яки шәһәр чибәре образында фотографияләр ясау мөмкинлеге булачак.

Шәһәрлеләрне һәм туристларны Казан Кремлендә узачак фестивальдә 27-нче августта 12.00-дән 18.30-га кадәр көтәләр. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Барлык яңалыклар