Чарада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин, сугыш ветераннары катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады. Бөек Ватан сугышында Җиңү – халык рухының ныклыгы һәм чыдамлыгы символы, дөреслек һәм гаделлекнең явызлык һәм гаделсезлек көчләре өстеннән җиңүенең ачык мисалы, дип ассызыклады ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген геройларның данлы сугышчан традицияләрен неонацизм таралуга каршы көрәшүче Россия армиясе лаеклы дәвам итә.
«Сугыш һәм хезмәт ветераннарына сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезгә тынычлык, бәхет һәм тормыш оптимизмы! Бәйрәм белән сезне!» – дигән Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж