В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә барлык конкурслардан да 21 эш, шулай ук заманча төрек каллиграфларының эшләре урын алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 5-нче октябрьдә Казанның Ислам мәдәнияте музеенда “Текст - сәнгать” күргәзмәсе ачыла. Биредә Ислам тарихы, сәнгате, мәдәнияте тикшеренү үзәге оештырган халыкара каллиграфия бәйгесе эшләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә барлык конкурслардан да 21 эш, шулай ук заманча төрек каллиграфларының эшләре урын алачак.
Эшләрдә хәдисләр (пәйгамбәрнең сүзләре), сүрәләр (Изге Коръән сүзләре), Әбү-Бәкр догалары һ.б. язылган.
Яңа күргәзмә 5-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.