В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция 50 дән артык эшне үз эченә ала.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). 29 нчы сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Җепшеклектән үзгәртеп коруга кадәр. 1960-1980 нче елларда СССР сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Килүчеләр графика, рәсем һәм скульптура кебек сәнгать төрләрен берләштергән 50 дән артык әсәрне күрә алачак.
1960-1980 елларда СССРның сынлы сәнгате көчле чәчәк ата. Бу чор «рәсми» һәм «рәсми булмаган» иҗат каршылыгы белән билгеләнә. Күргәзмәдә нонконформистлар Олег Целков, Борис Турецкий, Ната Конышева, Владимир Яковлев һәм Вячеслав Калинин эшләре тәкъдим ителәчәк.
Экспозициягә шулай ук рәссамнар Ольга Булгакова, Александр Ситников, Дмитрий Жилинский, Татьяна Назаренко һәм Наталья Нестерованың әсәрләре дә кертелгән.
Күргәзмәгә килүчеләр төбәк рәсем сәнгате мәктәпләренең якты вәкилләре белән дә таныша алачак, алар арасында Адия Ситдыйкова (Уфа), Шалва Бедоев (Владикавказ), Александр Пантелеев (Вологда), Владимир Юкин (Владимир). Элеккеге союз республикаларын Игорь Виеру (Молдавия), Херберт Силиньш (Балтыйк буе), Иззат Клычев (Төрекмәнстан) һәм Таир Сәлахов (Азербайҗан) тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Күргәзмә СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, аны 2023 елның 26 нчы февраленә кадәр карап була. Экспозиция Казан Кремле һәм «РОСИЗО» дәүләт музей-күргәзмә үзәге ярдәмендә оештырылган.