В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Балачак вакыты» фестивале 1 нче июньдә 10 нан 21 сәгатькә кадәр узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). Казан Кремле Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм программасын әзерләде. «Балачак вакыты» фестивале 1 нче июньдә 10 нан 21 сәгатькә кадәр музей-тыюлык территориясендә узачак.
Әйтик, 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Туп сарае мәйданчыгында Татарстанның традицион уеннары «Уен Фест» республика фестивале узачак.
«Естественно, Наука!» балалар өчен иҗади мастер-класслар һәм кызыклы фән лабораториясе шоулары 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда узачак.
13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Казан мәчесе остаханәсе фигураларны буяу буенча мастер-класс оештыра. Уздыру урыны – Юнкер училищесының ябык галереясы.
Янгын сүндерү часте каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр уеннар, конкурслар, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышу, велосипедта фигуралы йөрү, ЮХИДИ инспекторларының авто- һәм мототранспорт күргәзмәсе узачак.
13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр «Шаян ТВ» чаралары узачак: телеканал презентациясе, аниматорлар, Шаян һәм Мияу зур курчаклары, рәсем һәм мастер-класслар зонасы, бию флешмобы. Уздыру урыны – Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйдан.
Шул ук вакытта «Союзмультпарк» мультимедия үзәгеннән активлыклар булачак: зур һәм уен курчаклары белән уеннар, анимацион мультфильмнар булдыру буенча мастер-класслар. Уздыру урыны – Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйдан.
16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кунакларны Гавами урыннар ишегалды территориясендәге программа көтәчәк. Әйтик, бу вакытта «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәгеннән мастер-класслар узачак. Катнашучылар әйберләрне үз куллары белән эшләячәк: вак агач квадрат кисәкләрдән картина ясыйлар, аларның һәрберсендә үз рәсемнәрен калдыралар, ә күн эше буенча мастер-класста «Лалә» рәвешендәге брелок ясыйлар. Брелокны үзең белән алырга мөмкин булачак.
Урамда 5 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен хәрәкәтле уеннар узачак.
Заман Абый белән «Өч елга» перформансы 16:30 дан 17:00 гә кадәр узачак. Фестивальдә яшь кунаклар өчен кызыклы уеннар әзерләгән аниматорлар да булачак. Мондый активлыкларның берсе – вакыт капсуласы. Теләге булган һәркем киләчәккә хат яза һәм теләк теләп, сихри сандыкка сала ала.
20:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Казан консерваториясе юниор-оркестры артистлары ачык һавада чыгыш ясаячак. Программада: Вольфганг Моцартның «Тылсымлы флейта» операсына Увертюра, Жорж Бизе Альфонс Доденың «Арлезианка» драмасына музыкадан Сюита, Карл Мария Фон Веберның «Оберон» операсына Увертюра, Михаил Глинка Вальс-фантазиясе, Салих Сәйдәшев Маршы.