Чаралар Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
1-нче декабрьдә инвалидлар декадасы «Балкыш» конкурсы дипломаты һәм «Голос двора» программасында берничә тапкыр катнашучы Ольга Камалеева, халыкара конкурслар лауреаты София Сякаева һәм «НеЗаМи» музыка ансамбле чыгышы белән ачылачак.
Кышның беренче көнендә концерттан соң тамашачыларга «Со дня вершины» фильмы күрсәтеләчәк. Бу аяксыз калган яшь тау чаңгычысы турында Россия спорт драмасы. Казанлылар бу фильмны 2, 3 һәм 4-нче декабрьдә карый алачак.
5-нче декабрьдә тамашачыларга Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмын күрсәтәчәкләр. Бу көнне шулай ук фильм геройлары һәм төшерү төркеме белән иҗади очрашу планлаштырыла.
Балаларга исәпләнгән аерым программа 6-нчы декабрьдә оештырылачак. Бу көнне экскурсия узачак, анда килүчеләргә дөньяда, аерым алганда, Казанда кинематографның ничек барлыкка килүе турында сөйләячәкләр. Шулай ук балаларга совет Татариясендә кино индустриясе барлыкка килүнең 95 еллыгына әзерләнгән экспозицияне күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, балалар иске кино техникасы һәм кино тасмасы үрнәкләрен күрәчәк, кино аппараты бүлмәсен караячак, анда киномеханик үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләячәк һәм фильмны пленкалы һәм цифрлы кинопроекторларда күрсәтү процессы белән таныштырачак. Шуннан соң «Большой кошачий побег» мультфильмын күрсәтү булачак.
7, 8, 9 һәм 10-нчы декабрьдә кунакларга «Временные трудности» фильмын күрсәтәчәкләр. Барлык чараларның башы 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1-10-нчы декабрьдә Казанда, бөтен дөнья буенча да, Инвалидлар декадасы узачак. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында барлык мәдәни-күңел ачу чаралары онлайн режимда узачак. Планлаштырылган чаралар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.