Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2025, 13:04

Казанның электр транспорты оешмасында юлда йөрү өчен кушымта аша контактсыз түләүне кертү мәсьәләсе карала

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Kazan Digital Week форумында «Яндекс Go» белән контактсыз түләүне кертү мәсьәләсе турында килешүгә имза куйды

Казанның электр транспорты оешмасында «Яндекс Go» мобиль кушымтасы аша контактсыз түләүне кертү мәсьәләсе карала. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Kazan Digital Week форумында «Яндекс Go» белән контактсыз түләүне кертү нияте турында килешүгә имза куйды.

Яңа функция ярдәмендә пассажирлар iOS һәм Android смартфоннарында «Яндекс Go» кушымтасын кулланып QR-код яки Bluetooth технологиясе ярдәмендә юлда йөрү өчен түли алачак. Бу кул астында банк картасы яки акча булмаганда өстәмә уңайлылык тудыра торган мөмкинлек.

Kazan Digital Week халыкара форумында Россия Транспорт министрлыгының Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Александр Васильченко һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашында узган чарада электр транспортында контактсыз түләүне кертү мәсьәләләре турындагы килешүгә предприятиенең генераль директоры Айдар Габделхаков имза куйды.

2024 елда трамвай, троллейбус һәм шәһәр метросында 80,5 миллионнан артык кеше йөргән. «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мондый пассажирлар агымы өчен заманча технологияләр куллану аеруча мөһим. Юлда йөрүче бер кушымта ярдәмендә маршрут төзи һәм юл өчен түли ала. Менә бу чишелеш, ди белгечләр.

Терминаллар аша түләүнең гамәлдәге системасы да эшләвен дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган елны Kazan Digital Week форумында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе «Такском» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән электрон юл кәгазьләрен булдыру һәм «Датапакс» компаниясе белән барьерсыз түләү технологиясен кертү турында килешүгә имза куйган иде.

Барлык яңалыклар