В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашаны бушлай карарга була.
Фото: Марат Мөгыйнов
Мюзиклны «Вдохновение» иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр Тимерьюлчылар мәдәният йорты балалар хореография коллективы белән берлектә 7 яшь һәм өлкәнрәк балалар өчен әзерләгән. Сценарий нигезенә Евгений Шварцның шул исемдәге әсәре алынган. Сюжет буенча, вакытны дөрес бүлә алмаган балалар гаджетларда утырган, шул рәвешле балачакларын югалтканнар. Моны төзәтү өчен, алар әкияти урманга юл тота һәм балачакка кайту юлын эзлиләр.
Тамашаның сүзләрен һәм музыкасын ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Лилия Таһирова әзерләгән, ә хореография өчен Элина Кукарова һәм Алсу Әшрафҗанова җавап биргән. Проектның музыкаль җитәкчесе – вокал буенча педагог Вероника Кузьмина, режиссер һәм куючы – Луиза Чемерчева.
Тамаша 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмада.