Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2022, 13:10

Казанның Тимерьюлчылар мәдәният йортында югалган вакыт турында балалар мюзиклы күрсәтеләчәк

Тамашаны бушлай карарга була.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). 17 нче июньдә Казан Тимерьюлчылар мәдәният йорты сәхнәсендә «Югалган вакыт турында әкият» балалар мюзиклы күрсәтеләчәк. Тамашаны бушлай карарга була.

Мюзиклны «Вдохновение» иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр Тимерьюлчылар мәдәният йорты балалар хореография коллективы белән берлектә 7 яшь һәм өлкәнрәк балалар өчен әзерләгән. Сценарий нигезенә Евгений Шварцның шул исемдәге әсәре алынган. Сюжет буенча, вакытны дөрес бүлә алмаган балалар гаджетларда утырган, шул рәвешле балачакларын югалтканнар. Моны төзәтү өчен, алар әкияти урманга юл тота һәм балачакка кайту юлын эзлиләр.

Тамашаның сүзләрен һәм музыкасын ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Лилия Таһирова әзерләгән, ә хореография өчен Элина Кукарова һәм Алсу Әшрафҗанова җавап биргән. Проектның музыкаль җитәкчесе – вокал буенча педагог Вероника Кузьмина, режиссер һәм куючы – Луиза Чемерчева.

Тамаша 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмада.

Барлык яңалыклар