Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2018, 15:34

Казанның “Умка” балалар бакчасында шугалак барлыкка киләчәк

Кечкенә хоккейчылар һәм фигуристлар бина эчендә ясалма бозда гына түгел, ачык һавада да шөгыльләнә алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 25 гыйнварда Казанда “Умка” балалар бакчасы (Четаев ур., 13а) территориясендә шугалак ачыла. Тантаналы чара кысаларында Данис Зариповның “Победный бросок” хоккей мәктәбе тренерлары балалар өчен мастер-класс оештырачаклар.

Искәртергә кирәк, Яңа Савин районының 85-нче катнаш балалар бакчасы 2014 елда ачылды. бина эчендә ясалма шугалак булу Учреждениенең үзенчәлеге булып тора. Балалар бакчасы мөдире Екатерина Репина сөйләгәнчә, балалар бакчасында ТР Хоккей федерациясе белән берлектә “Балаларга хоккей” (“Хоккей детям”) инновацион проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – балалар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балалар хоккеен популярлаштыру. Нәкъ менә Федерация тарафыннан 2014 елда балалар бакчасы бинасында шугалак ачу фикере тәкъдим ителгән иде, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тагын бер боз мәйданчыгы – 200 кв.м мәйданлы ачык шугалак барлыкка килде. Кечкенә хоккейчылар һәм фигуристлар бина эчендә ясалма бозда гына түгел, ачык һавада да шөгыльләнә алалар.

Билгеләп үтәргә кирәк, балалар өчен хоккей һәм фигуралы шуу дәресләре бушлай. Мөдир сүзләре буенча, хоккей һәм фигуралы шуу белән 4 яшьтән башлап барлык балалар да шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, кайбер балалар “Ак Барс” спорт мәктәбенә һәм башка спорт мәктәпләренә йөриләр.

Барлык яңалыклар

Казанның “Умка” балалар бакчасында шугалак барлыкка киләчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 25 гыйнварда Казанда “Умка” балалар бакчасы (Четаев ур., 13а) территориясендә шугалак ачыла. Тантаналы чара кысаларында Данис Зариповның “Победный бросок” хоккей мәктәбе тренерлары балалар өчен мастер-класс оештырачаклар. </p> <p> Искәртергә кирәк, Яңа Савин районының 85-нче катнаш балалар бакчасы 2014 елда ачылды. бина эчендә ясалма шугалак булу Учреждениенең үзенчәлеге булып тора. Балалар бакчасы мөдире Екатерина Репина сөйләгәнчә, балалар бакчасында ТР Хоккей федерациясе белән берлектә “Балаларга хоккей” (“Хоккей детям”) инновацион проект гамәлгә ашырыла. Аның максаты – балалар спортын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балалар хоккеен популярлаштыру. Нәкъ менә Федерация тарафыннан 2014 елда балалар бакчасы бинасында шугалак ачу фикере тәкъдим ителгән иде, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. </p> <p> Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тагын бер боз мәйданчыгы – 200 кв.м мәйданлы ачык шугалак барлыкка килде. Кечкенә хоккейчылар һәм фигуристлар бина эчендә ясалма бозда гына түгел, ачык һавада да шөгыльләнә алалар. </p> <p> Билгеләп үтәргә кирәк, балалар өчен хоккей һәм фигуралы шуу дәресләре бушлай. Мөдир сүзләре буенча, хоккей һәм фигуралы шуу белән 4 яшьтән башлап барлык балалар да шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, кайбер балалар “Ак Барс” спорт мәктәбенә һәм башка спорт мәктәпләренә йөриләр. </p>