В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә күргәзмәдә балаларның раритет фотолары тәкъдим ителәчәк
Фото: ТР Милли музее
Анда балалар тормышының гадәти мизгелләреннән ретро-фотолар тәкъдим ителгән. «Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр баланың эчке халәтен күрсәтә, балаларның шатлыкларын һәм дулкынлануларын чагылдыра», - дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Кунаклар балаларның яраткан уенчыклары белән, балалар бакчасында, иртәнге аш вакытында, түгәрәкләрдә, дәресләрдә, мәктәптән соң, паркта, әти-әниләре белән йөргәндә яки урамда башка балалар белән уйнаганда төшкән фотоларын күрә алачак. Экспозиция ТР Милли музее, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты һәм ТР Мәдәният министрлыгы хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Башкала халкы һәм кунаклары аны 1 нче июньнән 12 нче июльгә кадәр карый алачак.