Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.07.2022, 12:19

Казан зооботаника бакчасына Бруна һәм Дин кушаматлы ике харза алып кайтканнар

Гадәти булмаган ерткычлар карантин узган һәм яңа вольерга ияләшкән инде.

Фото: Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль) Казан зооботаника бакчасының тарихи өлешендә яңа яшәүчеләр – Бруна һәи Дин кушаматлы харзалар барлыкка килгән. Татарстан башкаласына аларны 23 нче майда Новосибирск зоопаркыннан алып кайтканнар.

Ана харза Брунага 8 яшь, ә ата Дин аннан бер яшькә кечерәк. Хайваннар инде карантин узган һәм яңа яшәү урынына тиз ияләшкәннәр. Вольерны җыештыру вакытында харзалар бер читлектән икенчесенә үзләре күчә.

Ерткычлар белән эшләүче белгечләр аларның югары сәләтен һәм командаларга өйрәнү теләген билгеләп үттеләр. Әйтик, Бруна үзенең күкрәк өлешен, корсагын карау өчен, алгы аякларын бирергә һәм арткы аякларына басарга өйрәнгән. Бруна белән Динның аппетиты бик яхшы, алар вак кимерүчеләр белән тукланырга яраталар, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.

Харзалар – гадәти булмаган ерткычлар, алар башкача сары күкрәкле яки Уссурийск сусарлары буларак билгеле. Хайваннарның ачык сары төстәге күкрәкләре ерактан ук күренә. Харзалар – җитез аучылар һәм 9 метр ераклыкка кадәр сикерергә сәләтле, моннан тыш аларның теш казналары көчле һәм тырнаклары нык.

Барлык яңалыклар