В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «Мәрхәмәтле Казан» шәһәр проекты химаясе астында үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Бүген Казанда язгы Игелек атнасы старт алды, ул инде дүртенче тапкыр «Мәрхәмәтле Казан» шәһәр проекты химаясе астында үткәрелә.
Традиция буенча атна игелек дәресләреннән башлана. Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә укучылар остазлары белән игелек, үзара ярдәм итешеп яшәү, хөрмәт, толерантлык темалары буенча фикер алышачак.
Шулай ук игелекле эшләр көндәлеге эшләренә йомгак ясалачак – иң актив беренче сыйныф укучылары үз район хакимияте башлыгының грамотасы белән бүләкләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдән беренче сыйныф укучылары көндәлекнең басма версиясе белән бергә онлайн-платформа да эшләделәр, анда социаль челтәр форматында үзләренең игелекле эшләре белән уртаклаштылар һәм конкурсларда катнаштылар.
Моннан тыш, игелек атнасы кысаларында Казан үзиреклеләре мәктәп территорияләрен төзекләндерәчәк, агачлар утыртачак, скверлар һәм паркларны җыештырачак.
18-нче майда узачак гомумшәһәр хәйрия ярминкәләре Игелек атнасының кульминациясе булачак. Барлык җыелган акчалар да махсус сервиста тикшерү узган хәйрия фондлары адресына юлланачак.