Математика буенча курска яңа тема өстәләчәк
Фото: Денис Гордийко
«Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртеләчәк, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка килә.
«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Курска башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре керәчәк.
«Математика» предметына яңа «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәләчәк. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.