Мәктәп укучылары өчен түгәрәкләрне 1 июльгә кадәр ачарга планлаштыралар
Фото: Марат Мөгыйнов
Түгәрәкләр «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус уку йортында ачылачак. Җиһазлау буенча әзерлек эшләрен 2024 елның 1 июненә кадәр төгәлләячәкләр, махсус сыйныфларны 1 июльгә кадәр ачу планлаштырыла.
Сыйныфларны ачканда, биналарның санитария нормаларына һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә туры килүе исәпкә алынырга тиеш. Дәресләрне алып баруга квалификацияле педагогик кадрларны җәлеп итү зарур.
Казанда мондый сыйныфларны Совет районының 35 нче лицеенда һәм «Лицей – инженерлык үзәге» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә, Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә, Идел буе районының 83 нче лицеенда һәм 6 нчы гимназиясендә ачу планлаштырыла.
Бүгенге көндә республикада пилотсыз очу аппаратлары җитештерүче күпчелек предприятиеләр махсус билгеләнештәге продукция эшләп чыгара, әмма яңа илкүләм проектны исәпкә алып, гражданлык ихтыяҗларына ориентлашырга тырышалар.
Татарстанның «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча хөкүмәт ведомствоара комиссиясе узган елның октябрендә оештырылды. Аңа кадәр, август башында, республика пилотсыз очкычларның фәнни-җитештерү үзәген төзүгә гариза тапшырды.