Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2025, 11:45

Казан яшүсмерләр клубларында 6 сентябрьдә ачык ишекләр көне була

Быел җәй көне балалар клублары базасында беренче тапкыр көндезге лагерьларның тематик сменалары оештырылды

6 сентябрьдә 15:00 тән 19:00 га кадәр «Яшүсмер» берләшмәсе клубларында бердәм ачык ишекләр көне узачак. Бу көнне клублар килүчеләрне үз эшчәнлекләре белән таныштырачак, мастер-класслар һәм интерактив программалар үткәрәчәк, секцияләргә һәм түгәрәкләргә язып куячак, шулай ук педагоглар белән очрашырга һәм аралашырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа уку елына Казанның 38 яшүсмерләр клубында косметик ремонт үткәрелгән. Вахитов районының Сукно бистәсендәге «Җәлил» яшүсмерләр клубында түбә һәм фасад, спорт залы яңартыоган, тәрәзәләр алыштырылган, Дәрвишләр бистәсендәге «Лазер» клубында душ һәм чишенү бүлмәләре ремонтланган, яшүсмерләрнең үзләре соравы буенча тренажер заллары үзгәртелгән.

Җәй көне «Яшүсмер» берләшмәсе клублары көн саен, атнага җиде көн эшләде. Бу аларга дәресләрне өзмәскә һәм өстәмә рәвештә бик күп кызыклы вакыйгалар оештырырга мөмкинлек бирде.

1 июнь көнне «Елмай» паркында яшүсмерләр клубларының «Син кайда, без шунда» иҗат фестивале узды. Казанда яшәүче 17000 нән артык кеше 9 сәгатьлек иҗат һәм дуслык бәйрәменең тамашачылары һәм катнашучылары булды.

«Яңа Юдино» яшьләр клубында 5 җәйге профиль сменасы узды – спорт, туристлык, сәнгать, мәгънә һәм өлкә. Анда 416 бала, шул исәптән МХО гаиләләреннән 18 бала катнашты.

Беренче тапкыр «Вертолет» яшьләр үзәге базасында 100 балага исәпләнгән көндезге лагерьның 4 сменасы узды. Әйдаманнар Казанның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр, спорт уеннары һәм иҗади дәресләр үткәрделәр.

34 клубта «Үткән еллар кайтавазы», «Тамырлар һәм канатлар», «Яшел планета», «Бию ритмында», «Иҗади дулкын» тематик бүлекләре белән «Притяжение» проектының 5 көнлек программасы узды. Проектта 9-17 яшьлек 542 бала катнашкан, шуларның 97се бушлай.

Шәһәрнең ишегалларында, паркларында һәм скверларында «Клуб в твоем дворе» («Клуб синең ишегалдында») проектының 70тән артык бушлай чарасы — спорт һәм иҗади мастер-класслар, концертлар, күңел ачу программалары узды. Анда 2000нән артык кеше катнашты.

35 нче лицей янында һәм берничә торак район территориясендә, шулай ук Горки-Әмәт урманында «Курше фест» узды.

«Яратам »клубының җәйге террасасы төрле яшьтәге яшьләр өчен яраткан урыннарның берсе булды. Анда концертлар, әдәби кичәләр, яшьләр кичәләре һәм ачык йога-рейв уздырылган. 23 август көнне «Яратам» клубында 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү көне үткәрелде. 30 профессионал үз һөнәрләре, карьера юллары һәм эш чынбарлыгы турында сөйләде.

Ачык һавада «Вертолет» үзәге мәйданчыгында яшүсмерләр өчен рәсем сәнгате, чигү, гимнастика һәм вокал буенча мастер-класслар, стритбол һәм диджей-дискотека белән «Улетная вечеринка» («Текә кичә») узды.

Шәһәрнең төрле районнарында җәй көне «Яшь әниләр клубы» эшен дәвам итте. Казанда яшәүчеләргә ошаган «Вместе» проекты да эшен дәвам итте. 300дән артык кеше бушлай гаилә мастер-классларында балалары белән бергә кызыклы һәм файдалы итеп вакыт үткәрә алды.

14 июльдән 16 августка кадәр «Хобби бокс» («Хобби әрҗәсе») яшьләр мобиль клубы бистәләрдә 2000нән артык баланы һәм аларның ата-аналарын төрле форматлы ял белән колачлады. Дәресләр Троицк, Нокса, Самосырово, Царицыно калкулыгы, Чебакса, Зур Дәрвишләр, Әки, Көлсәет, Яңа Царицыно, Станцион Дәрвишләр бистәләрендә үткәрелде.
Барлык яңалыклар