Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2019, 08:43

Казан паркларында «Сүзләр һәм музыка» дип аталган музыкаль-шигъри баттллар узачак

Музыкаль-шигъри баттлларда чыгыш ясаучыларга музыкаль композицияләр аккомпанементы астында рус һәм татар телләрендә шигырьләр укырга туры киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 26-нчы апрельдән 2-нче июньгә кадәр Казанда иҗтимагый киңлек мәйданчыкларында «Сүзләр һәм музыка» дип аталган шагыйрьләр һәм диджейлар арасында дуэт формасында музыкаль-шигъри очрашулар циклы узачак.

Музыкаль-шигъри баттлларда чыгыш ясаучыларга музыкаль композицияләр аккомпанементы астында рус һәм татар телләрендә шигырьләр укырга туры киләчәк. Проект гала-концерт белән тәмамланачак, анда җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Проектның презентациясе һәм катнашучылар кастингы 26-нчы апрельдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узачак. Чарада танылган Казан артистлары һәм музыкантлары катнаша, алар арасында режиссер, продюсер, актриса Диана Сәфәрова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, музыкант Андрей Руденко, Шамил Ибраһимов (DJ Ом), Тимур Акулов, актер һәм режиссер Искәндәр Нуриҗанов, актриса Рамилә Кәрәмуллина һәм «Bombбери» триосы бар.

3-нче майда баттл «Черек күл» паркында булачак, 18-нче майда казанлылар Горки-Әмәт урманындагы проект белән таныша алачак, 25-нче майда – «Ак чәчәкләр» бульварында, 2-нче июньдә Василий Аксенов исемендәге скверда чыгышлар оештырылыр дип көтелә. Барлык концертларның да башлану вакыты 18.00 сәгатькә планлаштырылган.

«Сүз һәм музыка» проекты заманча шәһәр яшьләре образын формалаштыруда һәм рус-татар шагыйрьләренең популярлыгын кире яңартуда ярдәм итәргә, шулай ук театр елына игътибарны җәлеп итәргә булышачак, дип саный оештыручылар. Моннан тыш, чаралар циклы казанлыларны мелодекламация жанрына карата кызыксыну уятырга тиеш.

Барлык теләүчеләр дә үз көчләрен сынап карый, музыкаль-шигъри кичәләрдә чыгыш ясау һәм проектта катнашу өчен сайтта теркәлү уза ала.

Барлык яңалыклар