В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр спектакль вакытында Мәскәүнең «Балаганчик сказок» урам театры өч әкият күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Курчак спектакльләрен Казанның «Комсомолец» һәм «Ак чәчәкләр» паркларында күрсәтәчәкләр.
Һәр спектакль вакытында Мәскәүнең «Балаганчик сказок» урам театры өч әкият күрсәтәчәк. «Дорожный камень» тормыш юлын сайлаган баһадирлар турында сөйләячәк. «Журавлиные перья» - япон халык әкияте, ул саран һәм әдәпсез сәүдәгәр, таулы авылдагы ике зәгыйфь карт һәм игелекле кыз турында бара. Ә өченче әкият - «О верном слуге» - ерак Һиндстаннан килгән патша, зирәк раджа һәм аның өч улы турында сөйли. Чыгышлар музыка белән үрелеп барылачак.
9-нчы августта спектакльне «Комсомолец» паркында (үзәк ишек ягыннан), ә 10-нчы августта «Белые цветы» бульварында («Ураган – Сарай» кофейнясы каршында) күрсәтәчәкләр. 18.00 сәгатьтә башлана, чарага керү - ирекле. Әмма Парклар һәм скверлар дирекциясе җәдвәлдә һава торышы һәм техник шартлар аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин дип кисәтә. Актуаль мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин булачак.