Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2020, 10:42

Казанның күпфункцияле үзәкләре офисларында ИНН бирү һәм алмаштыру эшен яңарттылар

Салым исәбенә кую турында гаризалар кабул итү Татарстанның теләсә кайсы күпфункцияле үзәгендә гамәлгә ашырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казанның күпфункцияле үзәкләре офисларында ИНН бирү һәм алмаштыру эшен яңарттылар. Физик затлар өчен әлеге хезмәт фамилияне алмаштырган очракта, салым түләүченең  индивидуаль номерын (ИНН) югалтканда, бозганда актуаль. Салым исәбенә кую турында гаризалар кабул итү, яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстанның теләсә кайсы күпфункцияле үзәгендә гамәлгә ашырыла.

Мөрәҗәгать итүченең статусы яки яше белән бәйле төрле очраклар өчен кирәкле документлар җыелмасы аерылып тора. Гаризаны шулай ук салым түләүченең вәкаләтле вәкиле дә бирә ала. Мондый очракта үз яныңда нотариаль таныкланган ышанычнамә булырга тиеш.

Салым хезмәтенә исәпкә куелуны сорап беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә гражданнар дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Таныклыкны икенче тапкыр бирү 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы белән каплана.

Күпфункцияле үзәк аша ИНН рәсмиләштерү срогы 7 эш көне тәшкил итә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Искәртеп узабыз, Татарстанда күпфункцияле үзәкләрнең офисларында яшәүчеләрне кабул итү бары тик +7(843)222-06-20 телефоны яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында алдан язылу буенча гына бара. Офисларга медицина битлекләрендә, перчаткаларда төгәл билгеләнгән вакытта килергә тәкъдим ителә, бинада социаль дистанцияне сакларга кирәк.
Барлык яңалыклар