В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен дистанцион рәвештә түләү, табибка язылу һәм башка бик күп нәрсәләр турында беләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 28-нче сентябрьдән 8-нче октябрьгә кадәр Татарстанның күпфункцияле үзәгенең барлык офисларында, ел саен уздырыла торган Өлкәннәр көненә багышланган «Сезне кайгыртып» акциясе узачак. Белгечләр пенсионерлар өчен электрон сервисларда эшләү күнекмәләренә бушлай укулар үткәрәчәк.
Өлкән яшьтәге кунакларга РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Пенсия фондында, Федераль салым хезмәтендә һәм башка сайтларда «Шәхси кабинет» булдыру, ЖКХ хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләү, табибка язылырга өйрәтәчәкләр. Шулай ук пенсионерларга аларга тиешле ташламалар турында сөйләячәкләр, электрон чират талонын алырга ярдәм итәчәкләр, кирәк булганда күп функцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрне алу тәртибен аңлатачаклар.
Укулар «Минем документлар» офислары кабул итү залларында урнаштырылган кунак компьютерларында үткәреләчәк.
Күп хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасыннан хисап язмасы булдырырга кирәк. Аны алырга теләүче өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк.
Укуларны МФЦ офислары эшләгән вакытта узарга мөмкин. Эш графигын «Минем документлар» порталында белергә була.