Аучылык сезонында һәр аучылык җир-суларында бирелә торган рөхсәтнамә саны чикләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Татарстанның Күпфункцияле үзәкләрендә кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләрне аулауга рөхсәтнамә алырга мөмкин. Республикада төлке һәм корсакны – 15-нче сентябрьдән 29-нчы февральгә кадәр, кондызны - 1-нче октябрьдән 29-нчы февральгә кадәр, куянны – 15-нче октябрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр, сусарны 15-нче октябрьдән 29-нчы февральгә кадәр ауларга мөмкин.
Күпфункцияле үзәктә гариза бирү өчен, үзең белән паспорт, федераль үрнәктәге аучылык билеты булырга тиеш, дәүләт пошлинасын түләргә һәм кайбер очракларда – җәнлекләр дөньясы объектларыннан файдалану өчен җыемнар җыярга кирәк. Рөхсәтләр гадәти чират буенча, алдан язылуларсыз биреләчәк. Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәкләр ачык булган җир-суларда аучылык белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә.
Әлеге аучылык сезонында һәр аучылык җир-суларында бирелә торган рөхсәтнамә саны чикләнгән. Мәсәлән, селәүсенгә бары тик бер генә рөхсәт кәгазе биреләчәк. Аның белән Баулы районында аучылык итәргә мөмкин булачак. 66 рөхсәтнамә сусарларга һәм 935 кондызга ау өчен каралган. Аучы, ауга бирелгән квотаның рөхсәтнамә алу һәм җәнлекләр дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турындагы гаризаны бирү арасындагы арадаш хәлдән котылу өчен, аны алдан түләргә тиеш, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталы сайтында.
Әгәр кеше җыем түләгән икән, квота тәмамланган булса, түләү башка ау сезонында да кулланылырга мөмкин. Әгәр дә бер районда аучылык җир-суларының үткәрү сәләте бетсә (бу күрсәткеч аның мәйданына бәйле), аучы башка районга ауга рөхсәт алырга мөмкин. Рөхсәтләрне алдан броньлап булмый.
Рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын алдан ук түли алалар. Реквизитларны ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты сайтында яки күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин. Квитанция аучы исеменә рәсмиләштерелергә тиеш.
Рөхсәтнамәдә күрсәтелгән ау вакытыннан соң 20 көн эчендә, гариза бирүче күпфункцияле үзәктә аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Хәзерге вакытта күпфункцияле үзәкләрдә шулай ук киек кошларга көзге-кышкы ау чорына рөхсәтнамә алырга мөмкин.