В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар шәһәрлеләргә күчемсез милек алу һәм рәсмиләштерү өчен кирәк булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстан һәм аның башкаласының күпфункцияле үзәкләрендә яңа өстәмә хезмәтләр күрсәтелә башлады. Хәзер монда күпфатирлы йортта бинаны үзгәртеп планлаштыру яки үзгәртеп төзү проектына, күчемсез милекне базар бәяләве турында хисапка, техпаспортка, техник һәм межалау планнарына, күчемсез милек объектын тикшерү актына заказ бирергә мөмкин.
Бу документлар күчемсез милек алу һәм рәсмиләштерү өчен кирәк булырга мөмкин. Күпфункцияле үзәктә билгеләп үтүләренчә, бу гражданин, мәсәлән, торак бинаны торак булмаган бинага күчерергә, төзелешкә рөхсәт алырга, шәһәр Башкарма комитетына җир кишәрлеге бирү турында гариза тапшырырга җыенганда актуаль.
Күпфункцияле үзәк белгечләре гариза кабул итеп, аны техник инвентаризация хезмәтенә тапшырачак. Кадастр инженеры гариза бирүче белән элемтәгә керә һәм эшләрне башкару урыны һәм вакыты турында килешә. Хезмәтләрне башкару вакыты - хезмәт төренә карап 4-8 эш көненнән гыйбарәт. Әзер документны күпфункцияле үзәктә яки техник инвентаризация бюросында алырга мөмкин булачак. Кадастр яки бәяләү эшләрен башкару өчен күчемсез милек объекты һәм аңа ия булу хокукы турындагы документлар пакетын тапшырырга кирәк. Кирәк булган очракта, аларның кайберләренә, мәсәлән, күчемсез милек реестрыннан өземтәгә турыдан-туры күпфункцияле үзәкләрдә заказ бирергә мөмкин, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында.