В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны бәйрәмнең төп мәйданчыгы – Мирныйдагы Каенлыкка – йөрүче транспортларда күрергә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Сабантуй алдыннан Казан автобусларында QR-кодлар урнаштырылачак, аларны смартфон ярдәмендә ачып, пассажирлар мәйданчык схемасы һәм бәйрәм программасы белән таныша алачак. Кодларны бәйрәмнең төп мәйданчыгы – Мирный бистәсендәге Каенлыкка бара торган транспортларда күрергә мөмкин булачак.
Бу кертелгән яңалык Мирныйдагы Сабантуйга барырга ниятләгән казанлыларга һәм шәһәр кунакларына мәйданчыкка килгәнче үк үз маршрутларын алдан планлаштыру өчен күздә тотылган чаралар турында белергә ярдәм итәчәк, дип сөйләде бүген Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров сабан туена әзерләнүгә багышланган пресс-тур барышында. Аның сүзләренә караганда, яңа система белән эшләү алгоритмы гади – QR-кодка смартфон камерасын каратырга кирәк, шуннан соң телефонда Сабантуй программасы һәм схемасы белән сайт ачылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй 19 нчы июньдә узачак. Мирный поселогының Каенлыгына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутларында барып җитәргә мөмкин булачак: «Җиңү Проспекты» метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тулысынча тәмамланганчы йөриячәк. Юл өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак. Шулай ук 23, 56 нчы номерлы рейс автобуслары да йөриячәк. Моннан тыш, Мирный Сабан туена «Казан-1» станциясеннән электропоездда да барырга мөмкин булачак.
Мирныйдан кала, Сабантуй тагын ике локациядә – Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле янындагы урман-паркында узачак.
Сабантуй турында барлык мәгълүматны KZN.RU порталының махсус бүлегендә белергә мөмкин.