В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
QR-кодлы плакатларны 100 шәһәр автобусының медиа-экраннарында урнаштырганнар
Казан автобусларында кире элемтә өчен пилот проектын эшләтеп җибәрделәр, ул халыкка турыдан-туры «2 нче номерлы ПАТП» МУП интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сайтка кертә торган QR-кодлы плакатларны 100 шәһәр автобусының медиа-экраннарында урнаштырганнар.
Әлеге сервис ярдәмендә шәһәр халкы предприятие эше, транспорт йөртү сыйфаты турында үз шәрехләрен калдыра, автобус экипажына рәхмәт белдерә яки үз тәкъдимнәрен кертә алачак, дип хәбәр итә «2 нче номерлы ПАТП» МУП матбугат хезмәте.
Шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсенә маршруттагы штаттан тыш хәл турында хәбәр итәргә була, мондый мөрәҗәгать турыдан-туры предприятие җитәкчесенә киләчәк. Шуннан соң тикшерү үткәреләчәк һәм бәхәсле вәзгыятьне хәл итү өчен чаралар күреләчәк.
Сервистан файдалану өчен телефон камерасын тиешле QR-кодка китерергә, аннары үз мөрәҗәгатьләреңне язарга, автобус номерын, хәрәкәт итүнең вакытын һәм юнәлешен күрсәтергә, шулай ук фото яки видео-дәлилләрне беркетергә кирәк.
Кире элемтә «2 нче номерлы ПАТП» МУП хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм пассажирлар өчен уңайлырак булырга ярдәм итәчәк.