В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш эзләүчеләргә 75 меңнән 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр
Денис Гордийко фотосы
Казанның урам-юл челтәрен карап тоту өчен җаваплы оешмаларда бүген ким дигәндә 28 машина йөртүче, 71 механизатор һәм 72 юл эшчесе җитми. Шул ук вакытта машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы – 113 мең сум, механизаторларныкы – 120 мең, ә юл эшчеләренеке 75 мең сум дип карала. Соңгы биш елда тармакта хезмәт хакы 2,5 тапкырга диярлек арткан, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
«Безнең хезмәтләрнең ишекләре яңа хезмәткәрләр өчен һәрвакыт ачык. Тәҗрибәнең нинди булуы да, яшь үзенчәлеге дә мөһим түгел. Безнең өчен иң мөһиме – шәһәребез һәм аның халкы файдасына эшләү теләге. Үзебез өйрәтәчәкбез, уңайлы хезмәт шартлары булдырачакбыз һәм үсешне тәэмин итәчәкбез», - дип аңлатты комитет җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, Казанда кышкы сезонга 577 берәмлек махсус техника һәм роторлы кар чистарткычларны, ком сибә торганнарын да кертеп, 32 берәмлек асма җайланма әзерләнгән. Шәһәр хезмәтләре карамагында 148 катнаш юл машинасы, 93 трактор щеткасы һәм тротуарларны чистарта торган 50 берәмлек машина исәпләнә. Бу елны автопарк тротуарларны җыештыра торган сигез яңа ВКМ-1500 җайланмасы белән тулыланган.
Карны вакытлыча туплау өчен 16 мәйданчык әзерләнгән. Әлеге күрсәткеч узган елга караганда күбрәк, ул вакытта аларның саны 13 булган. Хәзерге вакытта объектлар исемлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына килештерүгә юнәлдерелгән.