Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2020, 13:14

Казанда Сергей Ашихин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм беренчелек узачак

Стартка Татарстан башкаласының иң яхшы чаңгычылары чыгачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15-нче һәм 16-нчы февральдә Казанда Россия Герое Сергей Ашихин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм беренчелек узачак. Стартларга җыелма район һәм спорт клублары составындагы Татарстан башкаласының медицина контролен узган һәм табиб рөхсәтен алган иң яхшы чаңгычылар чыгачак.

Катнашучылар сигез яшь төркемендә ярышачак: 1978 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар, 1979-1999 елгылар, 2000-2001 елгы, 2002-2003 елгы егетләр, 1978 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар, 1979-1999 елгылар, 2000-2001 елгы, 2002-2003 елгы кызлар.

Турнирны ачу 15-нче февраль 9.00 сәгатькә планлаштырылган. Бу көнне «Локомотив» стадионында чаңгычылар үз осталыкларын ирекле стильдә, ә 16-нчы февральдә классик стильдә күрсәтәчәкләр. Старт 10.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

2019 елдан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча, чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге Россия Герое Сергей Ашихин истәлегенә багышлана. Майор 2012 елның 24-нче октябрендә «Эдельвейс» контртеррористик операциясендә катнашкан вакытта хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. 2017 елда Мәскәү районының 130-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Герое майор Сергей Ашихмин исеме бирелде, шунда ук аңа багышланган экспозиция ачылды.

Барлык яңалыклар