Барлыгы 156 гариза бирелгән, конкурс бер урынга алты кеше тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Башкалада Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча оештырылган бәйгенең беренче этабы тәмамланды. Барлыгы 156 гариза бирелгән, конкурс бер урынга алты кеше тәшкил иткән.
Киләсе этапта кандидатларга дистанцион форматта белем бирү модуле узарга туры киләчәк, аның кысаларында дәгъвачылар теоретик һәм практик белем ала алачак. Икенче этап 11-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, яшьләр онлайн-дебатларда көч сынашачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Яшьләр парламенты шәһәрнең 25 актив яшь кешесеннән торачак, алар арасында предприятие лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үзмәшгульләр, иҗади кешеләр һәм башкалар бар.
Кандидатлар өчен 1-7 сентябрьдә «Ачык Татарстан» порталында (open.tatarstan.ru) тавыш биреп булачак.
Яшьләр парламенты – Казан шәһәр Думасы каршындагы даими эшләүче яшьләр органы, ул дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү һәм кабул итү процессында яшьләрнең актив вәкилләре исеменнән катнашу өчен төзелә. Яшьләр парламентының вәкаләтләр чоры – 2 ел.