Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2024, 13:06

Казанда Меңьеллык паркында капиталь ремонт тәмамланды

Җәмәгать киңлегендә кизилдан тере киртә чыгардылар һәм фонтанны яңарттылар

Казандагы Меңьеллык паркында капиталь ремонт тәмамланды – 2005 елда җәмәгать киңлеге ачылганнан бирле беренче мәртәбә. Эшләр БРИКС Уеннарына һәм саммитына әзерлек барышында алып барылды.

Элек парк периметры буенча урнаштырылган иске металл киртәне, автомат полив системасы белән 850 метр озынлыктагы кизилдан тере коймага алыштырганнар.

Шәһәр кешеләре үтенече буенча паркта җәяүлеләр өслеген яңарттылар. Эшчеләр шулай ук инженерлык челтәрләрен алыштырдылар, 24 төзекләндерелгән яктырту баганасына һәм 150 КАФка 89 яктырткыч урнаштырдылар.

Соңгы эшләр фонтанда төгәлләнде, аны эшкә җибәрделәр. Косметик ремонт барышында белгечләр конструкциянең гранит катламын яңарттылар, элегрәк берничә тапкыр вандализмга дучар булган «Зилантлар» фигураларын реставрацияләделәр. Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәзер парк территориясендә финал җыештыру үткәрелә, эшчеләр төзелеш чүпләрен ташыйлар.

Быел Казанда БРИКС Уеннарына һәм саммитына әзерлек нәтиҗәсендә рекордлы санда җәмәгать урыннары – 18 территория төзекләндерелә. Яшел зоналарда брусчатка, инженерлык коммуникацияләре һәм яктырту челтәрләре алыштырылачак, фонтаннар ремонтланачак, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак, яшелләндерү үткәреләчәк. Алты парк һәм скверны федераль программа буенча яңарталар, сигезен – саммитка әзерлек барышында, дүртесен – программадан тыш. Бүген Котельников скверы, Болак һәм Бауман урамнары буйлап территория төзекләндерелде. Июльдә Коротченко скверында эшләр тәмамланып килә, җәй ахырына яңартылган Горький паркын һәм Серов урамындагы бульварның беренче өлешен ачу планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанда Меңьеллык паркын төзекләндерү тәмамланды
Барлык яңалыклар