(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казанлыларны Совет районында Комаров урамында урнашкан яңартылган "Комсомолец" паркына чакыралар.
Әлеге территорияне 1960-нчы елларда төзекләндерә башлыйлар. Кайчандыр парк янында "Комсомолец" кинотеатры тора иде. Төзекләндерү эшләре биредә яшәүчеләр инициативасы белән башланды. 2018 елда проект авторлары шәһәрлеләр белән өч тапкыр очраштылар.
Проект төзүчеләрнең төп принцибы табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм урман зонасына мөмкин кадәр азрак тыкшыну булды.
Шәһәрлеләр теләге буенча паркта уен зонасы, воркаут-мәйданчык, күзәтү зоналары, беседкалар, этләрне йөртү мәйданчыгы булдырылды. Парк янында шулай ук чик сакчыларына куелган һәйкәлне яңарттылар һәм "Дан Аллеясы" төзеделәр.
Проект авторлары - Рүзәл Фәрхуллин, Дарья Толовенкова, Лилия Еникиева.