Турнирда Татарстаннан 24 спортчы катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Татарстан башкаласында Казан Мэрының II Кубогы уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Ярышлар ял көннәрендә Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча Республика мәктәбендә узды. Турнирда Татарстаннан 24 спортчы катнашты.
Гомуми зачетта беренче урынны 12 яшьлек Әскәр Хөсәенов алды, көмеш медаль белән 33 яшьлек Игорь Немлий бүләкләнде. «Бронза»ны 50 яшьлек Роман Гатауллин яулады.
20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында иң яхшылары 17 яшьлек Анджей Хафизов, ул ике ел рәттән уеннарның команда төрендә Россия чемпионы, шәхси зачетта Россия чемпионы булды. Икенче урынны 13 яшьлек Артур Гыймадиев, өченче урынны Эмиль Камалетдинов алды, аңа шулай ук 13 яшь.
Кызлар арасында 7 яшьлек Ләйлә Мөдәрисова җиңүче булды. Җиңүчеләр арасына шулай ук Руслана Гыймадиева (6 яшь) һәм Зәринә Бахтигәрәева (7 яшь) керде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Федерациясендә.
«Ярышларда башка шәһәрләрдән – Тәтеш, Болгар шәһәрләреннән килгән уенчыларның да катнашуын исәпкә алып, мондый җиңүләр – кызлар өчен зур уңыш, – дип шәрехләде ТР Федерация вице-президенты Илдар Әлмөхәммәтов. – Бу балаларның мондый интеллектуаль спорт белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласа, шул кадәр яхшырак булуы турында сөйли. Мәсәлән, кызлар арасында беренче урынны алган Ләйлә Мөдәрисова дүрт яшьтән бирле шөгыльләнә, яшьләр арасында җиңүче калган Анджей Хафизов – җиде яшьтән.
Җиңүчеләр Казан Мэрыннан призлар, кубоклар, медальләр һәм дипломнар алды. Бүләкләрне Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов тапшырды.