В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5-нче сентябрьдән башлап шәһәрдә хәйрия акцияләре узды, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә игелек дәресләре үткәрелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанда көзге игелек декадасы тәмамланды. 5-нче сентябрьдән башлап шәһәрдә хәйрия акцияләре узды, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә игелек дәресләре үткәрелде, ә башкала парклары үзләрендә мәктәп ярминкәләрен кабул итте.
Шулай итеп, чакырылган кунаклар – эстрада йолдызлары, популяр спортчылар, сәясәтчеләр, журналистлар, блогерлар һәм хәйриячеләр Казан мәктәпләре укучылары белән мәрхәмәтлелек турында әңгәмә корды. Дәресләрне танылган башкаручылар Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, «Зенит» волейбол клубы уенчысы Денис Земченок, Татарстанның әниләр берлеге җитәкчесе Нина Шимина, WorldSkills һөнәри осталык буенча 45-нче Халыкара чемпионатның бронза призерлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов, «Тормыш ризыгы», «Роналд Макдоналд йорты», «Ярдәм» хәйрия фондлары вәкилләре һәм башкалар үткәрде.
Өченче ел рәттән көзге игелек атнасы кысаларында беренче сыйныф укучылары, традицион көндәлекләр белән бергә, игелекле эшләр көндәлекләрен алдылар. Мәктәп укучылары үзләренең яхшы гамәлләрен дневникдобрыхдел.рф онлайн-платформасында да теркәп бара алалар. Биредә алар төрле конкурсларда катнаша һәм хәйрия чараларын күзәтеп бара алачак. Иң актив укучыларны язгы игелек атнасы кысаларында уку елы ахырында билгеләп үтәчәкләр.
11 сентябрьдә Республика кан үзәгендә «Донор балигълыгы» дигән хәйрия акциясе узды. Катнашучылар 54,5 литрга якын кан тапшырды. 121 кеше, сөяк миенең донорлары булу өчен, кан бирде һәм тукыма ярашуына тикшерү узды.
12-нче сентябрьдә Татьяна Покровскаяның синхрон йөзү буенча мастер-классында 120 мең сумга якын акча җыеп алдылар. Барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге фондның икенче шәһәр хосписын төзүгә тапшырылачак.
Гадәттәгечә көзге игелек атнасын мәктәп хәйрия ярминкәләре төгәлләде. Алар шәһәр мәктәпләрендә үтте, ә иң зурлары Казанның дүрт паркында оештырылды: «Крылья Советов», Урицкий исемендәге, «Калейдоскоп» һәм Фучик урамындагы бульварда. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр паркларында игелек ярминкәләре инде дүртенче тапкыр уза, моңа кадәр алар ике ел мәктәпләрдә үткәрелгән иде.