Шимбә көнне әлеге йортта яшәячәк шәһәрлеләр гомумшәһәр җыештыру өмәсенә кушылачак һәм йорт яны территориясен җыештыруга киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда Четаев урамы буенча проблемалы дүртенче йорт территориясен төзекләндерү эше тәмамланды. Шимбә көнне әлеге йортта яшәячәк шәһәрлеләр гомумшәһәр җыештыру өмәсенә кушылачак һәм йорт яны территориясен җыештыруга киләчәк. Чистай урамындагы 68-нче кварталда эшләр график буенча дәвам итә. Монда беренче чиратта челтәрләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү кирәк, йорт яны территориясен төзекләндерү проектын раслау һәм тышкы эшләрне тәмамлау сорала. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәргән традицион күчмә киңәшмәдә билгеле булды.
«Ике мәсьәлә калды, калган кисәтүләр бетерелде, төзелеш тәмамланды»
Киңәшмә Четаев урамындагы дүртенче йорт янында башланды, аны «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзеде. Хәзер йортка Четаев ур., 14 адресы бирелде. Алдагы эшлекле очрашудан соң узган ике атна эчендә йорт тирәсендә төзелеш коймаларын җыештырдылар, асфальтның өске катламын салдылар, моннан тыш, парковка урыннарын билгеләделәр, эскәмияләр урнаштырдылар. Азат Нигъмәтҗанов аңлатып узганча, башта «Бриз» компаниясе төзеп бетерә язган йортны төзекләндерү эшләрен бетермичә - аерым алганда, асфальтның өске катламыннан башка тапшыру планлаштырылган булган. Аны, объектны файдалануга тапшырганнан соң, җәю планлаштырылган. «Без бу вариантны карадык, чөнки вакыт узу белән җир басылырга мөмкин, шуннан соң төзекләндерү эшләрен төгәлләргә теләдек. Әмма Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә барысы да булырга тиеш дип җиткерделәр, чөнки таләпләр үзгәрде», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дүртенче йорт янәшәсендәге тагын бер озакка сузылган төзелеш – өченче йорт бар. Исегезгә төшерәбез, «Свей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчегә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзелешенә рөхсәт бирелде, әмма биредә фатирлар 7 секцияле 18 катлы торак йорт өчен сатылган. Төзелешне йорт каркасын төзү барышында туктаттылар, шуңа күрә хәзер эшне дәвам итү өчен проект кирәк. «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең конкурс идарәчесе Андрей Урлуков булачак фатир хуҗаларын хәвеф-хәтәрдән саклап калу һәм өченче йортны киртәләп алу кирәклегенә игътибар итте. А.Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, куркынычсызлык максатларында монтаж сеткалары урнаштыру күздә тотыла.
Төп мәсьәләгә – дүртенче йортны тапшыру вакытына күчкәндә, Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзер ике мәсьәлә генә кала. Беренчесе – челтәрләрне боҗралау өчен салынган суүткәргечне кисеп тоташтыру. Кисеп тоташтыру эшләрен бүген башкарырга ниятлиләр, дип хәбәр итте «Водоканал» вәкилләре. Икенче мәсьәлә – электр белән тәэмин итү челтәрләре буенча рөхсәт акты, аны «Город» идарәче компаниясе бер көн дәвамында Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәттән алырга тиеш. «Рөхсәт акты ни ул? Сез бирегә күчкәч, электр энергиясен даими нигездә алу өчен документлар җыярга кирәк булмаячак», - дип аңлатты өлеш кертеп фатир алучыларга Азат Нигъмәтҗанов. «Калган кисәтүләр барысы да канәгатьләндерелде, төзелеш тәмамланды», – дип нәтиҗә ясады ул.
Өлеш кертеп фатир алучыларның инициатив төркеме вәкилләренең берсе Разил Карамов йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен нәрсә кирәк булуы белән кызыксынды. А.Нигъмәтҗанов иң беренче чиратта дәүләт төзелеш күзәтчелегеннән төзелгән проект документларының экспертизага туры килүе турында бәяләмә алырга кирәк дип искәртте.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары өлешләп акча кертеп фатир алучыларга 20-нче апрель көнне гомумшәһәр өмәсенә кушылырга тәкъдим итте. Халык әлеге идеяне хуплады. «Агачларны да утыртып була», - дип билгеләп үтте алар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, киңәшмәдә шулай ук «Ак таш-Инвест» ҖЧҖ директоры Денис Самарин да катнашты. Шуны да искәртик: «Ак Таш» компаниясе хәзер проблемалы ике объектта – Нокса авышлыгындагы «Молодежный» торак комплексындагы йортларда эшли. Беренче йорттагы эшләр графиктан калышып бара. Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, «Молодежный» торак комплексының беренче йорты һәм Четаев урамындагы дүртенче йорт, узган елның көзендә аларга подрядчы оешмалар алынгач, бер үк әзерлек дәрәҗәсендә булган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары тагын бер кат «Ак таш»ка эшләрен тизләтергә кушты.
Чистай урамындагы 68-нче кварталда 100-дән артык кеше эшли
Киңәшмә Чистай урамындагы 68-нче кварталда «Маг-строй» йортында дәвам итте. Объектта эшләр график буенча бара, биредә 100-дән артык кеше эшли: якынча 60%-ы - икенче блокта, 40%-ы - беренче блокта. Исегезгә төшерәбез, Четаев ур., 14 йортындагы кебек үк, бу 320 фатирлы йортта да «Бриз» подрядчы булып тора. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, якын арада тышкы эшләрне тәмамларга кирәк булачак.
Очрашуда катнашучылар техник мәсьәләләр, аерым алганда, яңгыр сулары канализациясе, су белән тәэмин итү челтәрләре буенча фикер алышты.
Киңәшмәгә килгән өлеш кертеп түләүчеләр куркынычсызлык мәсьәләләре, аерым алганда, витраж рамнарының ышанычлылыгы белән кызыксынды. «Кайбер урыннарда вентфасад бау белән бәйләнгән иде! Мондый йортта сезгә яшәргә тәкъдим ителде. Хәзер без башка схеманы кулландык, барысы да кешеләр иминлегенә җавап бирергә тиеш. Объект Дәүләт төзелешен күзәтү буенча тикшерү узачак, - дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов. - Һәр йортка 9 инспектор кул куячак, һәрберсе үз юнәлеше буенча». Фатир хуҗалары үз куышларын, йорт тапшырылганчы, төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң, карый алачак.
Элеккечә үк балалар мәйданчыгы һәм парковка мәсьәләсе ачык кала. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү проекты әзерләнгән иде. Бер атнадан проектның эксперт бәясе алыныр дип көтелә.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре, конкурс идарәчеләре катнашты.