Йомгаклау сеансы бүген Заманча сәнгать галереясендә булачак.
Фото: Иҗади инклюзив «Э-моция» студиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүген Казанның заманча сәнгать галереясендә «Махсус театр тамашачысы мәктәбе» фильмы ачык күрсәтеләчәк. Бу Россия махсус театрлары турында документаль видео сериясеннән «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең йомгаклау фильмы.
Проект кысаларында Санкт-Петербург, Иркутск, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Казан режиссерлары сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен театрлар төзү тарихы һәм махсус коллективлар белән эшләү ысуллары белән уртаклашалар. Фильм потенциаль тамашачыларга һәм кабул итү офыкларын киңәйтергә әзер кешеләргә адреслана. Картина режиссерларның мондый театрлар спектакльләрен ничек карау, аларны карауга ничек әзерләнү турында уйларын берләштерә.
Киносеанс 18:30 сәгатьтә башлана. Фильмнан соң аның проект командасы белән фикер алышу узачак, спикерлар булып режиссер Неля Суркина һәм «Э-моция» студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фильмнар Президент грантлары фонды ярдәмендә «Махсус театрлар җәмгыяте» порталы өчен булдырылган. Күрсәтү «КиноСреда» проекты кысаларында узачак. Керү ирекле.