В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
24-нче апрельдә фермерлык продуктларын 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 24-нче апрельдә Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана. Фермер продуктларын уртача базар бәяләреннән түбәнрәк бәядән 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкәләр Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында һәм Яшел Үзән районының «Яңа Тура» технополисында оештырылачак.