Аның озынлыгы 217 көн тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Алсу Сафина). 27-нче апрельдән Казанда җылылык бирү сезоны тәмамлана. Аның озынлыгы 217 көн тәшкил иткән, чагыштыру өчен - алдагы җылылык белән тәэмин итү чоры 218 көн дәвам иткән. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
«Казан шәһәре Башкарма комитетының 22-нче апрельдән 1220-нче номерлы карары нигезендә, бүген, 27-нче апрельдә, Казанда урамда тотрыклы уңай һава температуралары урнашу белән, җылылык бирү чоры тәмамлана», - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. Исегезгә төшерәбез, җылылык бирү сезонын 24-нче апрельдә төгәлләргә планлаштырылган иде, әмма һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә сроклар кичектерелде.
Үткән кыш нәтиҗәләре һәм алдагы җылылык белән тәэмин итү чорына әзерлек барышы турында кышка әзерлек буенча шәһәр һәм район штабларында фикер алышу булачак, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.