Эшләр, шул исәптән зур һәм кече бассейннарны төзекләндерү, 92%-ка үтәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда Рихард Зорге ур., 64 адресы буенча урнашкан күптәнге «Касатка» Олимпия резервының спорт мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясала. Бүгенге көнгә объектта эшләр 92%-ка үтәлгән, дип хәбәр итте бүген Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов эшлекле дүшәмбедә.
Спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясауның беренче этабы 2018 елда башланды, дип искәртте А.Лобов. Ул вакытта бинаның фасады һәм түбәсе тулысынча ремонтланды, диварлары җылытылды һәм вентиляция системалары камилләштерелде.
Агымдагы елның апрелендә башланган капремонтның икенче этабында бина эчендә реконструкция үткәрелә.
«Бүгенгә барлык эчке биналар, зур һәм кече бассейннар ремонтланды», - диде А.Лобов. Аның сүзләренә караганда, эшләрне 30-нчы сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.