В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Татарстанда 31 инфекция йоктырган кеше ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нчы май). Татарстанда 31 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 7 кеше Казанда һәм Лениногорск районында яши, 5 кеше - Яр Чаллыда, 2 кеше – Түбән Кама районында, берәр кеше – Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында.
22-нче майга Татарстанда 21 мең 201 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 18 мең 170 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 74 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 321 мең 574 кеше вакциналаштырылган, шуларның 225 мең 368-е икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8709 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 992 мең 554 кеше авырган, 4 млн 610 мең 465 кеше сәламәтләнгән, 118 мең 125 кеше үлгән.