Бер тәүлек эчендә Татарстанда СОVID-19 белән авырган 46 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше бар, 28 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 10 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
48 авыру Казанда, өчесе - Биектау районында, икешәр кеше - Чүпрәле һәм Нурлат районнарында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында яши.
16-нчы ноябрьгә Татарстанда 9305 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда 8174 кеше савыкты, шул исәптән 46 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 22 мең 778 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 948 мең 603 кеше авырган, 1 млн 453 мең 849 кеше сәламәтләнгән, 33 мең 489 кеше үлгән.