Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2022, 17:58

Казанда мобилизацияләнгән дүрт кеше никахларын теркәгән

Тантана шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән оештырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь, Диана Жиленкова). Татарстан башкаласында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән җыелма пунктларга җибәрелгән мобилизацияләнүчеләрнең никахларын теркәү дәвам итә. Бүген «Казан» гаилә үзәгенең чараларны тәэмин итү бүлегендә тагын дүрт пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

Кәләшләрнең берсе Алинә Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителү мөнәсәбәтләрне теркәү турында карарны ашыгып кабул итәргә этәрде, дип белдерде. «Ярослав белән без ел ярым очраштык. Күптән язылышырга ниятләгән идек, тик артык ашыкмадык. Мобилизация турында белүгә, повестка алганчы ук ЗАГСка бардык, язылышырга теләдек, әмма ул дүшәмбе көнне эшләмәде. Повестка килде һәм егетемне шунда ук алдылар, без өлгерми калдык. Аннары безгә өйләнешергә тәкъдим иттеләр», - диде ул.

Бу атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабының утырышында хәбәр иткәнчә, 21-30 нчы сентябрьдә шәһәрдә 29 никах, 9 тапкыр баланың әтисен билгеләү һәм суд карары буенча 3 аерылышу теркәлгән. Аның сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең барысының да кирәкле документларны рәсмиләштерергә вакыты җитмәгән. Шуңа күрә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре җыелма пунктларга чыгып та ярдәм күрсәтәчәкләр.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен төрле ташламалар исемлеге булдырылды, анда бушлай балалар бакчаларына йөрү һәм аларда туклану, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык ашау, җәмәгать транспортында йөрү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бару һ.б. кергән. Иртәгәдән район администрацияләрендә ташламаларга хокукны раслаучы пластик карталар бирелә башлый. Шулай ук мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен ярдәм фонды төзеләчәк.

Барлык яңалыклар