Ике тәгәрмәчле транспортны арендага алып, электр самокатлары өчен парковка урыннарында калдырырга мөмкин.
Фото: «Яшел шәһәр» велосипед арендасы сервисы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Бүген Татарстан башкаласында «Яшел шәһәр» велосипед прокатының яңа сервисы эшли башлады. Ике тәгәрмәчле транспортны арендага алып, электр самокатлары өчен парковка урыннарында калдырырга мөмкин.
Сервистан 16 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем файдалана ала. Барлыгы 200 велосипед булачак. Ике тәгәрмәчле транспортны арендалау өчен «Яшел шәһәр» мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк. Аның ярдәмендә сәяхәт, аренда бәясе һәм хезмәт күрсәтү кагыйдәләре турында мәгълүмат алырга мөмкин. Мобиль кушымтаны йөкләү өчен QR-кодлар велосипед кәрзиннәрендә урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада ТР башкаласында электр самокатларын прокатлау сервислары эшли башлады. Аларны 500 парковка урынында арендага алырга мөмкин, апрель дәвамында аларга тагын 1100 урын өстәләчәк. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына өч компаниядән – Whoosh, URent һәм «Яндекс»тан 7,5 мең электросамокат тәкъдим ителгән. Казанда гамәлдә булган юл йөрү кагыйдәләрен безнең материалдан укып була.