В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Россиядә мондый яңа эш алымын кулланучы икенче шәһәр булып тора
Денис Гордийко фотосы
Казан артык түләнгән яки түләтелгән административ штрафларны кире кайтару өчен Россия буенча Мәскәүдән кала электрон гариза формасы кертелгән икенче шәһәр булып тора. Хәзер физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм компанияләр, бер кочак кәгазь тутыруны читтә калдырып, гаризаны онлайн рәвештә тапшыра ала. Әлеге хезмәтне эшләтеп җибәрү турында аппарат киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Кешеләрнең тормышын җиңеләйтә, вакытны һәм нервларны саклап калырга ярдәм итә торган барлык башлангычларны сәламлибез. Башкарма комитетның структур бүлекчәләренә бу юнәлештә уңышка ирешкән хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсен кыюрак үзләштерергә кирәк. Бүгенге көндә Мәскәү безнең өчен шәһәр хуҗалыгы белән нәтиҗәле идарә итүнең ачык бер мисалы, һәм әлеге тәҗрибә Казан белән бергә, илебез шәһәрләре һәм аннан читтә урнашкан төбәкләр өчен дә гаять әһәмиятле», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Акчаларны кайтару процедурасын гадиләштерү һәм тизләтү цифрлы хезмәтнең максаты булып тора. Проект кысаларында электрон гариза формасының шаблоны эшләнгән, кырларны тутыруның автомат рәвештә дөреслеген тикшерү кертелгән һәм хезмәтне электрон документ әйләнеше системасы белән интеграцияләгәннәр. Эш әлеге системаны эшләүчеләр белән бергә алып барылган: атна саен киңәшмәләр, тестлар үткәрелгән, форма камилләштерелгән, шулай ук Мәскәү тәҗрибәсе дә ныклап өйрәнелгән – моның өчен башкаланың Административ-техник инспекция идарәсе вәкилләре белән очрашу оештырылган.
Хәзерге вакытта гариза тапшыру өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша Административ-техник инспекция идарәсе сәхифәсендә теркәлергә, гаризаның электрон формасын тутырырга һәм «Җибәрергә/Отправить» төймәсенә басарга кирәк. Гариза электрон документ әйләнеше аша автомат рәвештә килештерүгә җибәрелә. Гаризаны смартфон аша да тутырып җибәрергә була.
Әлеге хезмәтне кертү кәгазь чыганаклардан тулысынча баш тарту һәм документларны тутырганда хаталар санын сизелерлек киметү мөмкинлеге биргән. Электрон форма төп мәгълүматлар – исәп-хисап счеты, БИК, УИН һәм башка реквизитлар дөрес язылганда гына кабул ителә, система хаталанырга урын калдырмый. Мондый алым гаризаларны кире кайтару санын, Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренең эшен киметкән һәм шәһәр халкын кабат гариза тапшырудан коткарган.
Үзгәрешләр эш күп булуы белән бәйле: 2025 елда Административ-техник инспекция идарәсенә штрафларны кире кайтару буенча 900 гә якын гариза юлланган. Элек процедура суд тикшерүләре һәм озак вакытка сузылган кәгазь эшләре белән бәйле булган: шәһәр халкына кәгазь гаризалар тутырырга, документларны принтердан чыгартырга һәм сканерларга яки аларны интернетта кабул итү системасы аша җибәрергә туры килгән. Реквизитлар буенча җибәрелгән теләсә нинди хата, мәсәлән, счетның тулы булмаган номеры яки паспорт мәгълүматлары булмавы, гаризаны кире кагу өчен нигез булып торган. Шуның аркасында әлеге эш яңадан башланган һәм гариза бирүчеләрдә ризасызлык тудырган.
Проект җирле үзидарә органнарының социаль юнәлешкә игътибарны арттыруларын аңлата һәм тотрыклы үсеш принципларына туры килә.