Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2023, 14:21

Казанда велосипедлар җыю буенча хәйрия акциясе уза

Аларны авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдәге балаларга тапшырачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май). Казанда велосипедлар җыю буенча хәйрия акциясе уза. Аларны авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдәге балаларга тапшырачаклар.

Шәһәрлеләр файдаланылмый торган транспортны 22 нче майга кадәр тапшыра ала. Велосипедларны Декабристлар урамы, 103 (эш көннәрендә 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр) һәм Җиңү проспекты, 138а (9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр) адреслары буенча кабул итәләр.

Кирәк булса велосипедларны ремонтлаячаклар, моның өчен оештыручылар акча җыюны игълан итәчәк. 23 нче майдан башлап KazVel төркемендә иганә ясарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Велосипедларны балаларга «Ак чәчәкләр» бульварында эшләячәк балалар барахолкасында тапшырачаклар. Чара турында анонсны соңрак Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе бастыра.

Акцияне KazVel велосипед ширкәте «Экологично» берләшмәсе, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрә.
Барлык яңалыклар