В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар җәмәгать урыннарында үсемлекләр турында кайгыртачак
Фото: Денис Гордийко
Волонтерлар эшен Кабан күле һәм Казансу елгасы яр буйларында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында оештыру планлаштырыла.
Проектта катнашу өчен телеграм-ботка язылырга кирәк, анда теркәлергә, шулай ук проект, кагыйдәләр, расписание һәм мотивация системасы турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Парклар һәм скверлар дирекциясе «Башка эш» проекты белән берлектә волонтерларның турнир таблицасын төзегән. Биремнәрне үтәгән өчен волонтерларга баллар биреләчәк. Соңрак проект нәтиҗәләре буенча катнашучылар арасында призлар уйнатылачак, әйтик, мерч, барбекю зонасын ике сәгатькә арендалау яки бушлай кофе.