В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хуҗалыгы хезмәте трамвай юлларын төзек хәлдә тоту буенча тәүлек буе эшли
Җәй башыннан «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре трамвай юлының 1055 агач шпалын алыштырды, шуларның 156 сы – соңгы ике атнада. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл хуҗалыгы хезмәте трамвай юлларын төзек хәлдә тоту буенча тәүлек буе эшли.
Соңгы ике атна эчендә хезмәт белгечләре 10 метр рельсны алыштырды, 16 кушылуны күмде, 10 җыелма стык җыйды һәм 24 электрокушылма эшләде. Шулай ук 544 метр трамвай юлында күтәртү эшләре башкарылды, 14 юл тартылышы куелды.
Моннан тыш, Казан метрополитенында 14 км тоннель юдылар. Соңгы ике атна эчендә белгечләр «Авиатөзелеш» станциясеннән «Әмәт бистәсе» станциясенә кадәр, тоннель юу агрегатын кулланып, 10 680 метр тоннель юдылар. Шулай ук, «Җиңү проспекты» һәм «Әмәт бистәсе» станцияләрендәге 2600 кв.м юл стеналары һәм лотоклар, шулай ук 770 метр «Яшьлек» – «Кәҗә бистәсе» станцияләрендәге лотоклар чистартылды.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юлы бар. Хәзерге вакытта 70 км юл, подстанция һәм кабельле хуҗалык яңартуны таләп итә.