Медучреждениедә ел саен 8 меңгә кадәр бала таптырып булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Перинаталь үзәк 160 урынга исәпләнгән. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр бала таптырып булачак. Казанда һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүче йөкле хатыннарга ярдәм күрсәтеләчәк.
«Бүген без перинаталь үзәк төзелешенә старт бирәбез. Демографияне арттыру мәсьәләләренә игътибар итәбез. Ана булуга әзерлек чорын куркынычсыз итү – безнең төп өстенлекләрнең берсе. Булачак әниләр өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиешбез. Заманча үзәкне ачу медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңа үзәктә бала тудыру заллы операция һәм диагностика хезмәте, 100 урынга исәпләнгән акушерлык бүлеге, зур реанимация бүлекләре, 60 урынга исәпләнгән яңа туган балаларның патологияләре бүлеге, дүрт операция һәм 7 бала табу залы булачак. Яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге балаларны карау өчен заманча сулыш аппаратурасы һәм кувез – инкубаторлар белән җиһазландырылачак. Төзелешне 2023 елның августында тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 7 нче шәһәр хастаханәсенең бала табу бүлегендә булды, балачак һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән очрашты. ТР Президенты билгеләгәнчә, перинаталь үзәк заманча технологияләр кулланып төзеләчәк, ул Татарстанның медицина инфраструктурасын җитди үзгәртәчәк. Очрашуда шулай ук республикада яңа туган сабыйлар арасында үлү очракларын киметү чаралары һәм дәүләт медицина учреждениесе базасында ЭКО үзәген булдыру турында да фикер алыштылар.