Эшләр 19-нчы ноябрьгә кадәр тәүлек әйләнәсендә барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Казанда Бакый Урманче урамы, Оренбург юлы белән кисешкән урында, автотранспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу ремонт эшләре башкару белән бәйле.
Ябылу 16-нчы ноябрь 17.00 сәгатьтән 19-нчы ноябрь 6.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Эшләр тәүлек әйләнәсендә барачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобиль йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга өндиләр.