В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада вируслы инфекцияләр белән 3314 казанлы чирләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан түбәнрәк. Узган атнада, 29-нчы июльдән 4-нче августка кадәр, шәһәрдә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 3314 очрагы теркәлгән.
Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны күрсәткече 10 мең кешегә 26,8 тәшкил иткән.
Татарстан буенча бер атна эчендә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 6710 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 18,2 тәшкил иткән. Авырулар санының дәрәҗәсе шулай ук эпидемия бусагасыннан түбән, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе.