В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиядә коронавирус белән авыруның 21 мең 127 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-е – читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 7 кеше бар, 29 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 12 кеше – 50-дән 60 яшькә кадәр, 18 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 6 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр һәм икәү – 90 яшьтән өлкәнрәк.
41 кеше – Казанда, 9 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Түбән Кама районында, 4 кеше – Лениногорск районында, 3 кеше – Зеленодольск районында, икешәр кеше – Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Мөслим һәм Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарында яши.
24-нче гыйнварга Татарстанда 15 мең 451 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 11 мең 855 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 98 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 127 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 719 мең 400 кеше авырган, 3 млн 131 мең 760 кеше сәламәтләнгән, 69 мең 462 кеше үлгән.