В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29-нчы августка Татарстанда 6453 СОVID-19 очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 ачыруының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән алып кайтылган, 26-сы авырулар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 2 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләренә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәр бер кеше бар, 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 13 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
21 кеше – Казанда, 2 кеше – Әлмәт районында, берәр кеше Азнакай, Арча, Балтач, Биектау, Түбән Кама, Саба районнарында яши.
29-нчы августка Татарстанда 6453 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5258 кеше савыккан, шул исәптән 23-е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 4941 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 985 мең 346 кеше авырган, 804 мең 383 кеше савыккан, 17 мең 25 кеше үлгән.