Узган тәүлектә шәһәрдә 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсе машина йөртүчене хастаханәгә салу белән тәмамланды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 27 яшьлек ир-ат хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайламаган һәм Ямашев проспектындагы электр сызыгы баганасына бәргән. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Узган тәүлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 371 машина йөртүче һәм 79 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен 34 кеше игътибарсыз калдырган, 73 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын җидесе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясендә.